Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Җырчы Иркә: «Бу барыбызга да сер булып калды»

    Татарстанның атказанган артисты Иркә балачак хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә.

    Җырчы Иркә инстаграмына әти-әнисенең гармунда уйнап, җырлашып утырган видеосын урнаштырды. Иркә әйтүенчә, әлеге күренеш алар гаиләсендә гадәти хәл булган. Җырчы 3-4 яшеннән бирле әтисенең гармунда уйнаганын, әнисенең шул көйгә кушылып җырлаганын күреп үскән.

    «Әти гармунын кулына алса, бездә бәйрәм иде, бөтен эшләрне онытып, аның янына җыела идек. Белмим әти кәефе булганда уйнады микән гармунда, әллә инде моңсу булгандамы — бу барыбызга да сер булып калды», — дип искә ала ул үзенең балачагын.

    Фото: скриншот инстаграм

    tatar-today.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 31 август 2019 - 16:59
      Без имени
      Бик матур жырлый, молодец