Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Земфираның күзлеген аукционда 70 мең сумга сатканнар

Фестивальдә җыелган акчаны пациентларга дару алу өчен тотачаклар.

9-11 июньдә Тула өлкәсендә “Дикая мята” 11нче фестивале узды. Чарага рок-башкаручылардан башка, берничә хәйрия фонды да килгән. Мисал өчен, лейкемия авыруына каршы көрәш фонды “йолдызлы” аукцион үткәргән, дип хәбәр итә Социаль мәгълүмат агентлыгы. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

Фонд директоры сүзләренчә, музыкантлар үз киемнәрен биргәннәр. Төрле башкаручыларның футболкалары, The Hatters барабан таяклары, ә иң мөһиме танылган уфалы Земфираның күзлеген 70 мең сумга сатып алганнар.

Фестивальдә җыелган акчаны пациентларга дару алу өчен тотачаклар. Фонд потенциаль хәйриячеләрне җәлеп итү һәм музыканы изге эш белән бәйләү өчен аукцион оештырган.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев