Реклама
Бүген район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Өлкәннәр» һәм «Сөембикә» клубына йөрүче ветераннар район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» оешмасы вәкилләре үткәргән чарада катнаштылар.
Күңелле очрашу табигатьнең иң матур урынында- Сабаның «Әмәнде» чишмәсе янында үткәрелде. Очрашу халкыбызның милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Самавырда хуш исле бөтнек һәм мәтрүшкә салынган чәй кайнады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз