Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Җиңү җиңел булмый [+фоторепортаж]

Узган җомгада Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә 1998-1999 елгы яшьләр, 2000 елда һәм соңрак туган яшүсмерләр арасында ачык шәхси көрәш турниры үтте.

Ярышларга республиканың 9 районыннан 200дән артык көрәшче килгән иде. Аларны Наил Хәмидуллинның биографиясе белән бәйгене алып баручы Рәшит Кәримов таныштырды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та үз чыгышында якташыбыз татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры булып эшләгән чорда республикада көрәшне оештыру, спорт инвентарьлары белән тәэмин итүдә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Чыннан да, 10 ел федерация җитәкчесе Марат Әхмәтовның уң кулы булган элеккеге хәрбинең татар көрәшен халкыбызның милли спорт төре буларак югары бас­кычка күтәрүдәге өлеше әйтеп бетергесез. Ул: "Кулымнан килсә, һәр татар малаен татар көрәше түгәрәгенә бирер идем, - дип әйтә торган булган. Тырышлыгының нәтиҗәсе шул: бүген яшьләр арасында көрәшкә йөрүчеләр хоккей һәм футбол белән шөгыльләнүчеләрдән күбрәк.

Турнир көрәш федерациясенең хәзерге башкарма директоры Равил Хәйруллинның катнашында узды. "Мин көрәшне ихтирам иткән кем белән генә сөйләшсәм дә, барысы да Наил Хөснулла улын хөрмәтләп яхшы яктан гына искә ала. Аны һәр районда сагыналар, юксыналар. Аның татар көрәшенең чисталыгы, спортның бу төрен үстерүдәге эшчәнлеге - татар халкын танытуга керткән бер өлеш. Шушы уңайдан Саба районы җитәкчелегенә "Афәрин!" диясе килә: алар үзләренең танылган якташларының истәлеген саклый белә. Аның истәлегенә турнир үткәргән өчен Саба районы хакимияте җитәкчеләренә, тренерларга, туганнарына да зур рәхмәт",- диде якташыбыз һәм тренер Илдар Ермолаевның хезмәтен федерациянең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Наил Хәмидуллинның энесе Фидаил дә сүз алып, бәйгедә катнашучыларга матур көрәш теләде.

Ярышлар, чыннан да, гадел һәм имгәнүләрсез узды. Балалар көрәшне аеруча яратты, ярыш башланганчы ук келәмдә әүмәкләштеләр. Мичән авыл җирлегеннән Инсаф Фәйзерахманов алып килгән укучылар акробатик номерлар да күрсәттеләр. Саба көрәшчеләре 19 үлчәү категориясендә барысы 15 призлы урын яуладылар. Илфар Габдерахманов (29 кг), Булат Гыйлаҗиев (40 кг.), Артур Билалов (45 кг), Ирек Зарипов (55 кг), Фирнүс Хуҗин (55 кг), Фаяз Садыйков (75 кг.), Илгизәр Нәбиуллин (80 кг.нан югары) - 3нче, Салават Гәрәев (60 кг.), Булат Газизов (75 кг), Булат Гыйлаҗиев (40 кг.), Нурфат Шәйхетдинов (75 кг.) -2нче, Ильяс Хәлиуллин (29 кг), Нияз Каюмов (40 кг), Инсаф Габдерахманов (36 кг.), Илзат Рәхимов (75 кг.) 1нче булдылар. Алабугада яшәүче Шекше егете Рим Кавиев тренерлыгында шөгыльләнүче яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Ислам Фәләховның җиңүен дә, спортчылар телендә әйтсәк, үзебезнең активка кертергә була. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: турнирның җиңүчеләре булган, киләсе елдан зурлар арасында көрәшә башлаячак егет­ләрнең күбесе Балтач, Кукмара районнарыннан. Димәк, Саба көрәшчеләренә республика чемпионатларында югарырак бас­кычка күтәрелү киләчәктә дә җиңел булмаячак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев