Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Көнгә 500 килограмм җиләк җыябыз [+фоторепортаж]

Көек авылында яшәүче Рәйсә һәм Фәнис Хурамшиннар гаиләсендә үскән егетләр моңарчы ат иярләүче буларак танылдылар. Фәннур, Нияз һәм Илназ өчесе дә атларны су коендырып, ашатып-эчертеп, аларны ярышларга әзерләп үскән малайлар.

-Без үскәндә өйдә җиде баш ат бар иде. Шуларны үзебез юып, карап йөри идек. Аннан апрель аеннан сабантуйларына әзерләнә башлыйбыз, бик күңелле. Беренче тапкыр бишенче сыйныфта укыганда чаптым. Атларны барыбыз да яратабыз. Тик хәзер чапкан юк инде, - ди гаиләдәге уртанчысы Нияз.

Аның кесә телефонын куеп ял итәргә дә вакыты юк. Җиләк сорап шалтыраталар. Җыеп кына өлгер. Кып-кызыл, эре, баллы җиләкләрне үзләренең сәүдә нокталарына да илтеп җиткерә алмыйлар. Җиләклек кырыннан ук алып китеп торалар. Сатып алучыларның күплеген күздә тотып, шунда ук сәүдә өчен урын булдырганнар. Әмма җиләкләр бу палаткада унбиш минут та тормый.

Күз төшмәслек тә түгел, җиләкләре шулкадәр зур, араларында кечкенә бала йодрыгы кадәрлеләре дә бар. Бер килограмм җиләк бәясе - 180 сум.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев