Саба таңнары

“Коммунист“ булып җитешкәнче [+фоторепортаж]

-Октябрятлар, пионерлар, комсомоллар һәм коммунистлар да бар бездә, - дип таныштырды "Курсабаш" җәм­гыятенең Мичәнбаш бү­лекчәсе ферма мөдире Миләүшә Бурдуковская.

Октябрятлар ай ярымлык, 60-70 килограммлы бозаулар икән. Менә шуларны "коммунист" булып җитешкәнче тәрбиялиләр. 460 баш мөгезле эре терлекне барысы биш хатын-кыз ашата-эчертә, асларын җыештыра. Торакка ат белән фураж, трактор белән сенаж-силос кертүче ир-егетләре дә бар барын.

-Терлек азыгын тракторга төяп алып киләбез, аннан таратабыз. Шушы эшне көнгә дүрт тапкыр башкарабыз. Фуражны ат белән алып чыгабыз. Бердәмлектә - көч, анысын да һәр торакка бергә таратабыз, - диләр.

Бу ханымнар бозауларны балалар карагандай тәрбияли. Алдагы хезмәт урыннары да тәрбия, кайгыртучанлык белән бәйле булганлыктан бигрәк тә, яратып башкаралар булса кирәк эшләрен. Ферма мөдире Миләүшә Бурдуковская Казан аэропортында эшләгән җиреннән Мичәнбашка күченеп кайта. Һәм баласын урнаштырырга бакча булмаганлыктан, балалар бакчасы оештыруга ке­решә. Сигез бала өчен бакча оештырып чыга бу тынгысыз хатын-кыз. Тора-бара балалар саны артып та китә, әмма авылда яшьләр калмаганлыктан бәби алып кайтучылар сирәгәя, бакчаны ябарга туры килә. Менә шул вакытта Миләүшә ханым бакчада эшләүче хатын-кызлар белән бергәләп фермага эшкә килә. Һәм һич тә үкенмиләр, уфтанмыйлар алар.
- Эшебез булганга сөенеп киләбез. Күбе­без парлап эшлибез. Ирләребез дә шушында эшли, - диләр. Римма Нигъмәтҗанова, Гөлна­ра Мифтахова, Га­лия Хафизова, Рузалия Сәгыйтова, Илнар Заһитов бердәм булып, хезмәтләренең нәтиҗәсе булсынга эшли. Хәйдәр Хафизов, Җәүдәт Нигъ­мәтҗанов, Фидәил Сә­гый­тов терлек азыгын тракторга төяп, техника белән торакка кертүдә күп көч куя.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: