Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

"Корбан гаете - 2019" ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйрәм көнне районыбызның барлык мәхәлләләрендә дә бәйрәм намазлары укылды, хәзрәтләребез тарафыннан вәгазьләр сөйләнелде, ил-көннәребезнең тынычлыгы, иминлеге, үстерелгән игеннәребезне түкми-чәчми җыеп алуны сорап, күмәкләшеп дога кылынды.

Корбан бәйрәмен Хаҗ сәфәрендә үткәрүче райондашларыбыз да бар, аларның исән-имин йөреп кайтуларын теләп тә догага меңләгән кул күтәрелде. Гает намазыннан соң, халык бер-берсен бәйрәм белән котлап, Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты. Өч көнгә сузылган бәйрәмдә күп йортларда Корбан ашлары, Коръән мәҗлесләре үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев