Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Спорт мәйданчыклары - һәркемгә

Башкалабызның дөнья күләмендәге бәйгеләр үткәрерлек шәһәргә әйләнүе горурлык хисләре уята. Универсиада, чемпионатлар үткәрү өчен төзелгән мәһабәт корылмалар барыбызны да сок­ландыра.

Әмма иң мөһимен онытмыйк: булачак чемпионнарны әзерләү өчен иң элек авыл җирендә спорт объектлары булуы мөһим. Кечкенәдән шөгыльләнеп үсмәсәң, синнән нинди олимпия чемпионы чыксын! Стадионнар төзеп тә, алтын-көмеш медальләрне чит ил спортчылары алып китеп барса, мактанырлык урын калмый.
Моны ил, республика җитәкчеләре дә аңлый һәм муниципаль берәмлекләрдә балаларга, яшьләргә, гому­мән, спортны яратучы һәр­кемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыруга ел саен күп акча бүленә.
- Районыбызда әлеге юнә­лештә республика президент программалары уңышлы гамәлгә ашырыла,- ди яшь­ләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов. - Соңгы 5 елда гына да 10нан артык спорт объекты сафка басты. Сабада һәм Шәмәрдәндә спорт мәйданчыклары тө­зелде, район үзәгендәге спорт комплексына ремонт үткәрелде. "Олимп" стадионында комдагы футбол һәм волейбол мәйданчыклары бул­дырылды. Лесхозда спорт­ның экстремаль төре­нә җавап бирерлек вейк-парк ачылды. "Сабантуй" спорт мәктәбендә ат спорты белән шөгыльләнү өчен һәм Россия күләмендә ярышлар үткәрерлек стендка ату корылмалары төзелүе физик культура эшен тагын да югарырак баскычка күтәрде. 2014 елда Шәмәрдәндә 150 пар чаңгыны һәм трасса ясау өчен "Буран" техникасын эченә алган мобиль базаның файдалануга тапшырылуы чаңгы спортына юнәлеш бирде. Шулай ук "Яшьлек" үзәгендә коляскадагы спортчылар өчен кереп йөрергә "Уңайлы мохит" программасы буенча чаралар күрелде. "Нарат" боз сараенда яктырту җайланмалары алыштырылды. Эшләр агымдагы елда да дәвам итә. Озакламый Шәмәрдәндә һәм Сабада теннис кортлары кулланышка тапшырылачак. Лесхозда исә ул былтыр ук файдалануга бирелгән иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X