Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Ялга чыгасың булса

Төп Законыбызда язылганча, һәркем ял итәргә хокуклы. Ел саен бирелгән чираттагы ялын һәркем көтеп ала. Хезмәткәрләргә ял бирү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 19нчы бүлеге белән көйләнә

. Барлык хезмәткәрләргә эшләгәннең һәр елы өчен 28 календарь көн күләмендә, хезмәт урыны (вазифасы) һәм эш хакы саклана торган чираттагы ял бирелергә тиеш. Ял вакытына туры килгән бәйрәм көннәре отпускның календарь көне исәбенә кертелми. Еллык түләүле ял алу өчен бер урында 6 ай эшләгәннән соң бирелә. Аннан да иртәрәк декрет ялына чыгар алдыннан йөкле хатыннарга, 18 яше тулмаганнарга, өч айга кадәрге баланы уллыкка алган хезмәткәрләргә бирелергә мөмкин.

Ел түләүле ял бирү оешмада эш бирүче раслаган отпусклар графигы нигезендә гамәлгә ашырыла. (123нче маддә). Эш бирүче график булганда гына хезмәткәрне ялга чыгарга мәҗбүр итә ала. График булмаганда хезмәткәр эш бирүче өчен кулай вакытта ялга чыгудан баш тартырга хаклы.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

М.Миңнеголов,

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе дәүләт хезмәт хокук инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев