Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ЗАКОН БОЗУГА ЧИК КУЕЛДЫ

Район прокуратурасы ялга киткәндә һәм вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда бирелә торган акчаны түләмичә, закон таләпләренең бозу очракларына чик куйды. Эш бирүчеләргә мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе 9нче бүлеге нигезендә отпуск акчасы хезмәткәрнең ялы башланганчы өч көн эчендә бирелергә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятендә исә, тикшерү күрсәткәнчә, әлеге...

Район прокуратурасы ялга киткәндә һәм вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда бирелә торган акчаны түләмичә, закон таләпләренең бозу очракларына чик куйды.

Эш бирүчеләргә мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе 9нче бүлеге нигезендә отпуск акчасы хезмәткәрнең ялы башланганчы өч көн эчендә бирелергә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятендә исә, тикшерү күрсәткәнчә, әлеге хезмәт законы таләпләре үтәлмәгән. Мисал өчен, эшче В.Васильевка отпуск акчасы ике айдан соң, анысында да прокуратура катнашуыннан соң гына түләнде. Моннан тыш Хезмәт кодексының 123нче маддәсе 3нче бүлегендә язылганны үтәмичә, В.Васильевка отпускасы башлануы турында хәбәр ителмәгән, ул еллык эшләгәне өчен түләүле ял бирелүе хакындагы боерык белән ике атна алдан таныштырылмаган.

Тикшерү барышында әлеге кимчелекләр бетерелде, эшчегә тиешле отпуск акчасы һәм 2345 сум күләмендә больничные да түләнде Район прокуратурасы тарафыннан "Диляра-строй" җәмгыяте директоры М.Фәйзерахманов исеменә язмача искәртү бирелде.

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев