Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Беренче концертларыбызны “Жигули” машинасына прицеп тагып башлаган идек

Заманында Гүзәл Уразова журналистика факультетына укырга керергә җыенган булган. Әмма...

Танылган җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның зур сәхнәдәге иҗат юлына – 20 ел.

"20 ел сезнең белән! Бу, чыннан да, безнең өчен бик кадерле еллар. Ә бит Илдар белән беренче концертларыбызны без “Жигули” машинасына прицеп тагып башлаган идек. Русиянең милләттәшләребез яшәгән һәр почмагына барып җитәргә тырыша идек, – дип язган үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә Гүзәл Уразова. – Хөрмәтле президентыбыз Татарстанның халык артисты исемен тапшырганда миңа сүз биргәч, сүзләремнең ахырында үзем дә сизмәстән: “Служу татарскому народу!” – дип әйттем. Бу минем хезмәт, бу минем язылган язмышым.

Бәлки мине журналистика факультетына алган булсалар, мин яхшы журналист булыр идем. Алмадылар шул, икенче елга килерсез диделәр. Ләкин мин икенче елга килә торган кеше түгел. Мин аның өчен тумаган. Бүгенге хәлатемә Аллаһыма рәхмәтем. Нинди генә кыенлыклар булса да, аңа ышандым һәм дога кылдым. Мин, мин булмас идем янымда мине яраткан, безнең гаиләбезнең башы ирем Илдар Хәкимов булмаса. Стратег, көчле продюсер, уңган оештыручы һәм иң мөһиме – ышанычлы, тугры гомер юлдашым. Гаиләм, балаларым, Әти-Әниләремә рәхмәт.

Безнең команда зур, группама,18  кешегә һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә.

Кирәк дөрләргә, янарга, яшьнәп-яшьнәтеп яшәргә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев