Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында «Чүлмәкче остаханәсендә дәрес»
Балалар интернат-йортында чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды
Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә барлык төркемнәрдә чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды.
Чүлмәкчелек-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе. Вак моторика һәм фантазияне үстерергә ярдәм итә. Балалар йортында 2024 нче елның гыйнварыннан «Чүлмәкчелек эше» технологиясе алып барыла. Анда мөстәкыйль яшәргә өйрәнү төркемендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә.
«Башта бу балалар башка балаларга чүлмәкчелек буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аннан соң калган балалар да үз көчләрен сынап карадылар. Алар үз тәҗрибәләрендә чүлмәкче һөнәренең бик зур игътибар һәм сабырлык таләп итә торган хезмәт икәнен аңладылар. Балчык белән эшләү нерв системасына уңай тәэсир итә, нерв киеренкелеген киметә. Бүген без үз кулларыбыз белән кечкенә генә булса да савыт ясап карадык. Тәрбиячеләр һәм балалар үз эшләреннән канәгать калдылар», – дип хәбәр итә интернат администрациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев