Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет”драма түгәрәге укучылары иҗаты

Юбилеең белән

Юбилеең белән, Саба

Котлыйм сине бүген.

Һәрчак шулай мәңге

Аяз булсын күгең.

 

Сынатмый синең

Батыр улларың.

Бар эштә уңган

Чибәр кызларың.

Гасимуллина Әдилә

 

Сабам

Дөньяның иң гүзәл җиренә

Урнашкан минем Сабам.

Киләчәктә дә сиңа

Уңышлар теләп калам.

 

Сокланам мин сиңа,

Тырыш синең халкың.

Һәр эштә,һәр җирдә.

Тора ул балкып.

Ахметов Искәндәр

 

Мин сина ашкынам

Саба үсә, матурлана

Тирә – ягың гөл генә

Бик яратам,якын итәм,

Горурланам синең белән.

 

Күренекле шәхесләргә

Бай син Сабам.

Җырга – моңга сусаганда

Мин сина ашкынам.

Салихова Динә

 

Байлар Сабасы!

Горурланам синең белән

Туганга синең җирдә.

Синең гүзәллегеңне күреп

Канатлар үсә иңемә.

 

Сабам, синен куеныңда

Көн күрә күпме халык.

Синең өчен,әлбәттә

Шул инде иң зур байлык.

Салихова Гүзәл

 

Саба ягы

Бик тарихи Саба ягы,

Кешеләре данлыклы.

Шуңа күрә туган ягым

Туган җирем – Саба ягы,

Ямьле басу-кырлары.

Авылымның гүзәллеген

Уята кояш нурлары.

Закирова Зилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев