Саба таңнары

Сабинский район

18+
Интервью

Айдар Галимовның әнисе улы турында ниләр әйтеп калдырган?

Кешелексез артист – чын артист булмас иде

  Мәрхүмә Бибинур апа Галимованы бүген җир куенында…. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында улы турында ул болай сөйләгән: "Кулыбыздан килгәнчә тәрбия биреп, тормыш юлына аяк бастырып, кирәк чагында киңәшен биреп, кешелекле, тыйнак-җыйнак булсын, бер профессия алып, илгә-көнгә хезмәт итсен дип тәрбияләргә тырыштык улыбызны.
 Алга таба шул сыйфатларны югалтмыйча яшәсен. Безгә генә түгел (безнең өчен зур ярдәмче ул), илгә-көнгә, кешеләргә дә хезмәт иткәне белән нык горурланабыз.
 Безнең икебездән дә ниндидер сыйфатларны алгандыр ул. Әтисенең 60 яшьлек юбилеенда: «Айдар, син кемгә охшаган?» – дип сораганнар иде аннан. «Кешелеклелек, тәрбиялелек белән - әнигә. Ләкин аның белән генә әллә кая китеп булмас иде. Эчке ныклык белән әтигә охшаганмын», – диде. Мин шушы сүзләрдә чын дөреслек бар дим.
   Кешелексез артист – чын артист булмас иде. Безнең шәһәрдә җитәкләп алып китәрдәй бер зур кешебез дә юк. Үзенә иптәшләр табып, тырышлыгы белән алга барганы, шушы юлда булганы, илгә хезмәт иткәне белән горурланабыз.
   25 ел буена ике республика арасында йөрде. Ун сәгатьтә Казанга барып кайтып, иртән коллектив алдында басып торган чаклары булды. Талант бар күпләрдә. Тик талант кына җитми. Аның янына тагын теләк, тырышлык, үҗәтлек тә кирәк әле. Әнә шул сыйфатларын югалтмасын.
   Ике республикадагы татар-башкорт халыклары арасында күпер салу хезмәтен дә үтәгәндер әле бу бала, дип тә уйлап куям. Шуның өчен рәхмәт улыбызга», – дигән Бибинур апа.
   Кырык ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан мөхтәрәм укытучы, шундый затлы җырчы үстергән Ананың урыны җәннәт түрендә булсын.
 
Фото: Айдар Галимовның шәхси архивыннан.

Чыганак: https://matbugat.ru 





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев