Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Татар дальнобойщигы Назим Галимов: инстаграмны акча өчен түгел, күңел өчен алып барам

Соңгы вакытта сөйләмебездә тагын бер яңа сүз барлыкка килде - блогер. Яшьләр телендә ул күптән кулланышта, ә менә өлкәннәр өчен “моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән” чит ил сүзе генә булып яңгырарга мөмкин.

Кем соң ул блогер? Аның өчен укытмыйлар да, блогер дип эшкә дә алмыйлар. Акча да түләмиләр дияр идем дә... соңгы вакытта нәкъ менә блогерлык эше белән кәсеп итүче кешеләр бар. Гади тел белән әйткәндә, блогер яшәү рәвешен интернет белән бәйләгән һәм көндәлек тормышын башкалар белән дә уртаклашучы безнең кебек гап гади кулланучы. Сабабызның да үз блогерлары бар. Шуларның берсе – инстаграмда “Татар дальнобойщигы” дигән тәхәллүс белән танылган Назим Галимов республикакүләм “Татар блогеры” бәйгесе җиңүчесе дә булды. Назимны өйдә тотармын димә, ул һәрчак юлда. Аның белән инстаграмдагы туры эфир аша аралашу күпкә җайлырак. Безнең әңгәмә дә ерак рейста вакытында аудиоэлемтә аша узды.

 

 – Назим, инстаграм битегезне караганда сез зур йөк машинасы йөртүче олпат гәүдәле ир-аттан бигрәк, туган авылын нык яратучы, шигъри җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше буларак күзалланасыз...

 – Әйе, күп җирләр кичсәм дә, туган авылым Сәрдә минем өчен иң кадерле һәм иң якын урын булып кала. Шунда балачагым, яшьлегем узган. Бу ямьле җирләр белән инстаграмдагы дусларым белән дә бик теләп уртаклашам. Гомумән, табигатьне төшерергә яратам. Язгы җанлануны күзәткәндә, күңел тик торамы соң, әллә нинди матур шигъри юллар искә төшә... Без гаиләдә биш малай үстек. Әтием Тимербай гомер буе тракторда эшләде, әнием Гадения хезмәт юлын терлекчелеккә багышлады. Мин гаиләдә дүртенче бала идем. Эш сөеп, хезмәт белән чыныгып үстек. Хәзер дә әти-әниебез исән сау, шөкер, төп нигездә энекәш гаиләсе белән яшиләр. Үзем менә 6 ел инде гаиләм белән Байлар Сабасында гомер итәм. Хатыным Гөлфинә белән ике ул үстерәбез.

undefined

 

 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев