Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Бәйрәм белән! Волонтер һәм иреклеләр көне белән!

Кадерле дуслар! Саба районының битараф булмаган, җаваплы, максатчан кешеләрне, үз иленә, кече ватаннарына, кешеләргә файдалы булырга теләүчеләрне ихлас күңелдән иреклеләр (Волонтер) көне белән котлыйбыз.

Сез ирекле проектларга күп көч һәм вакыт бирәсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәсез. Сез үз күңелегезне, йөрәгегезне волонтерлык эшенә саласыз, җәмгыятькә риясыз хезмәт итәсез һәм бу дөньяны яхшырак итәргә омтыласыз.

Сезнең игелекле гамәлләрегез, актив гражданлык позициягез, хәрәкәтчәнлек һәм кешелеклелек традицияләренә иярүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Безнең районда күпләр төрле юнәлешләр: сәламәтлек саклау, мәгариф, экология, төзекләндерү буенча волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Уртак эшкә үз өлешебезне кертү өчен, ел саен иреклеләр хәрәкәтенә барлык буын кешеләре дә кушылыр дип ышанабыз.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X