Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Күңелләрдә мәңге сакланыр Сез китергән Җиңү язлары!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре! Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар! 9 Майда илебез халкы, уртак Ватаныбыз тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Изге бәйрәмнең кабат килеп җиткәнен барыбыз да дулкынланып көтеп алдык. Ел арты ел узса да, 1945 елның 9 мае – гаять кадерле, истәлекле, беркайчан хәтердән җуелмас изге көн булып калачак. Бөек Җиңү халкыбызның мәңгелек батырлык символы булып яши, милләтләрнең Ватанга мәхәббәтен, батырлыгын, тынычлыкка омтылышын чагылдыра.

Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул. Бу көннәрдә без сугыштан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, башыбызны иябез, алар өчен дога кылабыз.

Безнең Саба районыннан гына да фронтка 8427 кеше китеп, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Җиңү яулап исән-сау кайткан якташларыбыз да инде санаулы гына калды. Бүген районыбызда 4 сугыш инвалиды гына исән-сау, 273 тыл ветераны, ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбызның орден-медальләргә лаек булуы, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булуы – безнең олы горурлыгыбыз.

Сугыш елларында районыбыз оккупацияләнгән территорияләрдән күченгәннәрне үзенә сыендыра. Ул вакыттагы район биләмәсенә барысы 3346 кеше, шул исәптән 1247 бала эвакуацияләнә.

Ватаныбыз азатлыгын саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Барыбыз да изге яуда катнашканнарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының тиңдәшсез каһарманлыгы алдында баш иябез, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүләре өчен чиксез рәхмәт әйтәбез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында ятып калган каһарманнарыбыз турындагы якты истәлекләрне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәткән ветераннарга мәңге ихтирамлы булып яшәргә бурычлыбыз. Балачактан ишеткән «Беркем дә, берни дә онытылмый» дигән гыйбарә безнең өчен әхлакый канунга әйләнде.

Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәбез. Озын гомерле булыгыз, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне беркемгә дә кичерергә язмасын. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, тыныч тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев