Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

18 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән

11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

11 майда кичке бишләр тирәсендә Махачкала һәм Избербаш шәһәрләре арасында диңгез буенда ир-ат мәете табыла. Анда пычак белән яралаган эзләр була, мәет яндырылган. Урынга килгән тикшерүчеләр мәетнең шәхесен ачыклый. Ул Избербашта яшәүче 68 яшьлек ир-ат була.

Полиция ачыклаганча, үләр алдыннан ир-ат оныгы белән талаша. Онык исә бабасының машинасына утырып качып китә, бераздан аны тотып, полициягә алып киләләр.

Сорау алганда бу егет бабасын үтерүгә алдан әзерләнүен әйтә. Аның сүзләренчә, бабасы начар сүзләр әйтеп кисәтүләр ясаган.

Үпкәләгән онык канистра белән бензин, өйдәге япон кылычын ала һәм бабасына диңгез буена барып кайтырга тәкъдим итә. Ир-ат берни сизенми, ул оныгы белән очрашуга ризалаша. Диңгез буена килгәч, онык бабасының муенына катана кылычы белән бәрә, аннары бензин сибә һәм ут төртә.

Чыганак :https://intertat.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X