Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән

Янгын бүген төнлә Төбәк-Чокырча авылында чыккан.

Татарстанның Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Төбәк-Чокырча авылында агач йорт януы хакында хәбәр килгән. Урынга «Элеватор» ирекле янгын сүндерүчеләр командасы юл тоткан.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, ялкын телләре бинаны тулысынча ялмап алган, түбәнең бер өлеше җимерелеп төшкән була, утның күршедәге торак йортка күчү куркынычы туа.

Янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр, аның мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 46 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгын электр җиһазын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев