Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән

Бүген Кырлай авылы янында «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.

Фото: Очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев