Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә янында юл кырыена төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган

Кичә «Бөгелмә – Аэропорт» автомобиль юлының Бөгелмә-Березовка өченче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.

Бөгелмә янында җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, шофер һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә «Бөгелмә – Аэропорт» автомобиль юлының Бөгелмә-Березовка өченче чакрымында 99нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 46 яшьлек ир, тайгак юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

Авариядә ир күп санлы имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында вафат булган.

Фото: bugulma-tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев