Кичә 8.30 сәгать тирәсендә ир-ат часть бинасына кергән, коткаручының акча һәм документлар янчыгын урлаган.
Чаллыда ир-ат алтынчы зональ эзләү-коткару отряды коткаручысының акчасын һәм документларын урлаган. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы үзхәбәрчесе хәбәр итте.

«Кичә 8.30 сәгать тирәсендә ир-ат часть бинасына кергән. Аннан биредә нишләве белән кызыксынгач, билгесез зат икенче каттагы диспетчерлык хезмәтеннән кемнедер көтүен әйткән», – диде агентлыкның үзхәбәрчесе.
Аннары бу ир-ат зональ эзләү-коткару отрядының киенү-чишенү бүлмәсенә кергән һәм бер хезмәткәрнең бөтен документларын (шул исәптә паспорт та) һәм акчасын урлаган.

Бу хәл турында нинди дә мәгълүмат булса, 8-8552-49-11-01 телефоны буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Фото: Валентин Кулагин
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев