Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике ел эчендә Россиядә физкультура дәресендә 212 Россия укучысы үлгән

Мәскәүнең Кузьмин районындагы мәктәптә 16 яшьлек тагын бер мәктәп укучысының физкультура дәресендә гомере өзелгән.

Мәскәүнең Кузьмин районындагы мәктәптә 16 яшьлек мәктәп укучысының физкультура дәресендә гомере өзелгән, дип яза “Известия”.

9 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2016–2017 елларда Россия мәктәпләрендә физкультура дәресендә 211 укучы үлгәнлеген җиткергән.

Дәрес вакытында үсмер кыз бүген үзен начар хис иткән. Укытучы аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан, ашыгыч ярдәм чакырган. Әмма кыз бала аңын югалткан һәм аннан үлгән.

Мәскәүдә Россиянең Мәскәү буенча Тикшерү комитеты алдан тикшерү үткәрә башлаган. Кыз бала үлгән урын каралган, укытучылардан, классташларыннан сораштыру бара.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев