Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иске Шигали авылы янында Ми-2 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган

    Урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив төркеме барган.

    Кичә Казан янында Иске Шигали авылы тирәсендә Ми-2 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    «19.25 сәгатьтә Самараның бердәм һава хәрәкәтен оештыру системасының зональ үзәгеннән хәбәр алынды. Студенцыдан Комлы Кавал авылына бара торган Ми-2 вертолеты Питрәч районының Иске Шигали торак пункты янында мәҗбүри төшеп утыруы турында хәбәр ителде», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

    Вертолетның Холмогор – Клин нефть үткәргече өстеннән очып узганлыгы билгеле. Һава судносы командасына медицина ярдәме кирәк булмаган.

    Вертолет янында эксплуатант-компания көче белән саклау оештырылган. Бүген судноны эвакуацияләү яки ремонтлау буенча карар кабул ителәчәк. Мәгълүмат җыю өчен урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив хезмәткәрләре чыкты. Вакыйганың сәбәпләре билгеләнә.

    Әлеге урыннан кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты:
     

    Фото: соцсети

    https://tatar-inform.tatar

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: