Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Каһирә суды 75 кешене үлем җәзасына хөкем иткән

Үлем җәзасына хөкем ителүчеләр арасында "Мөселман туганнар" хәрәкәте лидерлары да бар.

Каһирә суды 75 кешене үлем җәзасына хөкем итү турында карар чыгарган. Хөкем ителүчеләр арасында "Мөселман туганнар" хәрәкәте лидерларыннан берсе Мөхәммәд әл-Билтаҗи да бар. Бу хакта Төркиянең "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Аларның барысы да Каһирәнең Рабия әл-Адавия мәйданында Мисырның элеккеге президенты Мөхәммәд Мурсины хакимияттән бәреп төшерүгә каршы протест акцияләре оештыруда гаепләнә.

Судта күп кенә җирле һәм чит ил журналистлары, шулай ук Европа Берлегенең дипломатик делегациясе катнашкан.

Кайбер адвокатлар һәм гаепләнүчеләрнең туганнарын суд залына кертмәгәннәр.

Мисыр законнары буенча, хөкем карарына карата апелляцияне 60 көн эчендә бирергә мөмкин. Үлем җәзасына хөкем ителүчеләр арасында "Мөселман туганнар" хәрәкәте лидерлары Сафуат Хигязи һәм Иссам әл-Арьян да бар. 

Фото: https://pixabay.com | vanna44

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев