Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда балконда бикләнеп калган алты яшьлек баланы коткарганнар

Бала елап әнисен чакырган һәм ярдәм сораган.

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бикләнеп калган алты яшьлек баланы коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 18.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстан урамында дүртенче кат балконында кечкенә малай басып тору турында хәбәр килгән. Бала елый, кычкыра, әнисен чакыра һәм ярдәм сорый. Малайның сүзләренчә, өлкәннәр өйдә юк, ә балкон ишеге бикле.

Янгын сүндерү-коткару часте һәм икенче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре баскыч белән йортның янкормасына менгән, аннан махсус баскыч аша фатирга кергәннәр. Баланы балконнан алганнар, аны тынычландырганнар һәм әнисе кайтканчы аның белән уйнап торганнар.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баланы караучысыз һәм өйдә үзен генә калдыру куркыныч тәмамланырга мөмкинлеген искәртә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев