Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда берничә җиңел автомобиль катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр

Юл һәлакәте Җиңү проспектында - «Агросәнәгать паркы» янында булган.

Казанда берничә җиңел автомобиль (аларның берсе яны белән ауган) катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар юл һәлакәте булган урында төшерелгән кадрларны интернетка урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, юл һәлакәтендә ким дигәндә өч җиңел автомобиль катнашкан. Аларның берсе яны белән ауган.

Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте Җиңү проспектында - «Агросәнәгать паркы» янында булган.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев