Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан

Төтен белән агуланган фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар.

Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Батыршин урамындагы биш катлы йортның дүртенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан. Урынга 4нче янгын-каравыл частенең кизү төркеме юл тоткан», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрне фатир хуҗасы каршы алган. Ул янгынның залда чыгуы хакында әйткән.

Йортның дүртенче һәм бишенче катлары куе төтен белән тулган. Янгын сүндерүчеләр күрше фатирда яшәүче ике кешене коткару битлекләре ярдәмендә урамга алып чыккан.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Төтен белән агуланган фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар.

Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында диванга ут капкан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев