Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда массаж салонында эшләүче 19 яшьлек кыз үлгән

Яшь кызны Декабристлар урамындагы эротик-массаж салонында үле килеш тапканнар.

Казанда массаж салонының 19 яшьлек хезмәткәре үлеменнән соң тикшерү башланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда Декабристлар урамындагы эротик-массаж салоны хезмәткәренең үле килеш табылуы турында мәгълүмат таралды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кызның Удмуртиядән акча эшләргә килгәнлеге турында әйткән. Алар мәгълүматы буенча, кызда көч кулланып үтерү билгеләре булмаган.
 

Фото: https://pixabay.com | osteoclinic

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев