Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда “Мега”дан кешеләрне эвакуацияләргә мәҗбүр иткән затны тоткарлаганнар

Бу кеше “Мега” сәүдә үзәге янында берничә шикле машина туктавын, алар янында шикле затлар йөрүен хәбәр иткән.

Казанда билгесез кеше шалтыратканнан соң, “Мега” сәүдә үзәгендәге халыкны эвакуацияләргә туры килгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атны тоткарлады, дип хәбәр иттеләр ”Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Ачыкланганча, 20.00 сәгать тирәсендә полициягә 02 номеры буенча билгесез зат шалтыраткан. Ул “Мега” сәүдә үзәге янында берничә шикле машина туктавын, алар янында шикле затлар йөрүен хәбәр иткән.

Полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәге янына килгән. Үзәк администрациясе кешеләрне эвакуацияләргә карар иткән.

“Сәүдә үзәге янындагы автомобильләр турындагы мәгълүмат расланмады. Шалтыраткан кешенең шәхесе ачыкланды, аны тоткарлап, полиция бүлегенә алып киттеләр”, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Полиция ир-атны бу адымга этәргән сәбәпләрне ачыклаячак.

Фото: соц сети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев