Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда “Старый амбар” трактирында янгын булды

Янгын сүндерүчеләр килгәнче кунаклар һәм персонал трактирдан чыкканнар.

Казанда Ф.Әмирхан проспектында “Старый амбар” трактирында янгын узган төндә булды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турында хәбәр 22.39 сәгатьтә 112 номерына килгән һәм 0.22 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр.

Шаһитлар сүзләренчә, 6 янгын машинасы һәм 3 автобаскыч эшләгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кунаклар һәм персонал трактирдан чыкканнар.

Янгын вакытынңа Әмирхан проспекты буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.

 

Фото: Ильнар Тухбатов, Ильдар Закиров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев