Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән

    Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

    Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Җомга көнне, 8 ноябрьдә, 18.50 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 9а йорты каршында трамвай йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене таптаткан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

     

     

    Фото: соцсети

    Чыганак: tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: