Хәвеф-хәтәр

Казанда урамны су баскан

Урамда 13 градус салкын булса да, Побежимова һәм Чапаев урамнары чатындагы юлга су тулган.

Авиатөзелеш районында юлның машиналар йөри торган өлешен су басты, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.

Урамда 13 градус салкын булса да, Побежимова һәм Чапаев урамнары чатындагы юлга су тулган. Әлеге хәвефнең шаһитлары торба шартлагандыр, дип фаразлый, юлның бу өлешен әйләнеп узарга киңәш итә.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев