Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Казандагы балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр

    Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

    Подвалда урнашкан электр двигателенең нык кызуы сәбәпле Казандагы бер балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Бүген 8.12 сәгатьтә 112 бердәм номерына 81нче балалар бакчасыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә янган электр үткәргече исе таралуы хакында хәбәр килгән.

    Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан 165 кешене, шул исәптән 25 кешелек персоналны эвакуацияләгәннәр. 3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында подвалда урнашкан электр двигателенең бик нык кызуын ачыклаган.

    Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

    Фото: соцсети

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: