Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Көн саен янгынга китте

Бу көннәрдә районда янгыннар ешайды. Узган җомгада Югары Шытсу авылында көндезге сәгать 11ләр тирәсендә шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, тавык-чебиләр тотылган сарай янды. Хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Шимбә кичендә 9.30 сәгатьтә Иске Икшермә авылында янгын турында хәбәр алына. Бу юлы ялгыз гына ир яшәгән йорт яна башлый һәм өй эчендәге урын-җир әйберләренә ут капкан була. Тәне яртылаш пешкән ир-атның гомере өчен хәзер табиблар көрәшә. Дүшәмбе иртәсендә Байлар Сабасының Мәктәп урамында кара төтен күтәрелә. Бу юлы җитештерү объекты – керамзит-бетон блоклар ясау цехында янгын чыкты. Сәбәбе электр чыбыкларындагы төзексезлек белән бәйле. Ут тиз сүндерелсә дә, шәхси эшмәкәр янгыннан зур зыян күрде. 

Җәй артык эссе булганда ут чыгу куркынычы торак йортларга һәм төрле корылмаларга да, урманнарга да бертигез яный. Электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш приборларын, газ плитәләрен, янучы мичләрне караучысыз калдырмаска, тө¬зеклеген даими тикшереп торырга, җитештерү объектларында электр щитлары астында чүп-чар тотмаска кирәк. Иң зур әзерлек үзебездә, үз башыбызда булсын, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен иде. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X