Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Көпә-көндез бер ирне ут төртеп яндырганнар

Күпкатлы өйләрнең алдына өстәл-эскәмияләр куеп, халык шунда ял итәргә чыгып утыра. Касимовская урамының бер дворында балалар мәйданчыгы элек-электән олыларның күңел ачу урыны булып торган.

Кичә, 21 август, Мәскәүдә өч ир-егет шунда кәрт сугып, спиртлы эчемлекләр эчеп, күңел ачып утырганнар. Тәрәзәсе шул ихатага караган Марина исемле хатын: «Бер заман тышта кычкырышып талаша башладылар, өйгә ишетелеп торды. Тәрәзәдән үрелеп карадыдым — өч ир-ат басып тора иде. Икенче тапкыр күз салганда бер ирнең бөтен җире кап-кара янган, ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгән, халык җыелган иде», — дип сөйләгән. 58 яшьлек ир авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Тәненең 70% янган, гомере кыл өстендә тора, дигәннәр табиблар. Фаразлар буенча, калган ике «дусты» ирнең өстенә яна торган сыекча сибеп, ут төртеп качканнар. Әле тикшерү эше бара, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте сайтында.

Фото: ачык чыганак

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев