Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Краснояр краенда дамба китү нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган

    Әлегә 15 эшче турында хәбәр юк.

    Краснояр краенда дамба җимерелгәч, 12 кеше һәлак булган, тагын 15 эшченең язмышы билгесез. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

    Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җирле вакыт буенча 6.00 сәгать тирәсендә Щетинкино бистәсе янында Сейба елгасында дамба җимерелгән. Алтын табу предприятиесе эшчеләре яшәгән бистәне су баскан.

    Хәзер 12 кешенең үлеме турында билгеле. Тагын 15 эшченең язмышы билгесез.

    Фото: rg.ru

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: