Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә янгыннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар

Янгын сүндерүчеләр фатир хуҗаларын өйдән баскыч ярдәмендә чыгарды.

Әлмәттә тугыз катлы йортта чыккан янгынннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Шевченко урамындагы 5нче йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Икенче каттагы коридорда диван һәм әйберләр янган. Янгын мәйданы алты квадрат метр тәшкил итте.

Төтен икенче һәм өченче катларда нык таралган, ачык тәрәзәләрдән кешеләр ярдәм сорап кычкырган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк 50 кеше эвакуацияләнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәрәзәгә беркетелгән автобаскыч ярдәмендә җиде кешене, шул исәптән бер баланы коткарды.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын сәбәбе - ут белән саксыз эш итмәү.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев