Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

М5 юлында йөк машинасыннан очып төшкән боз кисәге җиңел машина тәрәзәсен ватып кергән

Машинага кергән боз кисәгеннән ир-ат һәм 10 яшьлек бала зыян күргән.

Башкортстанда М5 юлында йөк машинасыннан очып төшкән зур боз кисәге Татарстаннан булган җиңел машина тәрәзәсен ватып кергән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотографияләрне шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Юл-транспорт һәлакәте Туймазы районы юлында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасыннан очып төшкән зур боз кисәге Татарстан номерлары белән булган “Киа” җиңел машинаның алгы тәрәзәсен ватып кергән.

Җиңел машинаның 26 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән. Пассажирларын исә – 36 яшьлек ир-атны һәм 10 яшьлек баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев