Кичә иртән “Опель Зафира” Рәхмәт аланында кар көртендә батып калган.
Мамадыш районында коткаручылар 28 яшьлек йөртүчесенә кар көртенә баткан компактвэнын чыгарырга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә иртән “Опель Зафира” Рәхмәт аланында кар көртләрендә батып калган.
5 нче зона коткару отряды хезмәткәрләре автомобильне юлга чыгарган, йөртүчесенә җылынырга булышкан һәм М7 юлына озатып җибәргәннәр.


Нет комментариев