Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч яшьлек малай әнисе белән бергә янгында үлгән

Красноярск өлкәсенең Ужур районындагы Крутояр авылында янгында 3 яшьлек малай һәм аның анасы янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.  Фаҗига 15 майда була. 36 яшьлек хатын өйдә үк үлә, бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, шәхси йортта бер гаилә яши. Фаҗига  вакытында өйдә 3 яшьлек бала, аның анасы була. Әти кеше эшкә киткән, 10 яшьлек олы уллары бабаларында була.

Өйлә вакытында балалар бүлмәсендә ут чыга. Ул ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, бүлмә тулысынча янып беткән, йорт җиһазларына зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак  : https://intertat.tatar/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X