Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районындагы авариядә «Лада» автомобиле шоферы һәлак булган

М7 трассасының 875 нче чакрымында җиңел автомобиль шоферы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Питрәч районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм Башкортстан номерлары куелган «Валдай» йөк автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

М7 трассасының 875 нче чакрымында Татар Казысы авылы янында «Лада Лагрус» автомобилен идарә иткән 37 яшьлек ир-ат тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм азык-төлек төялгән йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган пассажирын Казанның травматология үзәгенә озатканнар.

Һәлакәт булган урында Шәле авылының патруль-пост хезмәте инспекторлары, полицейскийлар һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев