Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Полицейскийлар Казанның Киров районында атыш оештыручыларны тоткарлаган

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрдә АКСУ автоматына һәм ПМ пистолетына охшаган корал тапкан.

 Полиция хезмәткәрләре Казанның Киров районында атыш оештыручыларны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре росгвардиячеләр белән бергә 25 октябрьдә булган атышның калган катнашучылары кайда булуын ачыклаган.

Җинаятьчеләрнең Технополиста арендага фатир алулары ачыкланган. Шунда ук хокук сакчылары АКСУ автоматына һәм ПМ пистолетына охшаган әйбер тапкан. Икесе дә экспертизага җибәрелгән. Хәзерге вакытта шикләнелүчеләр тоткарланган.

Әлеге факт буенча хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча максималь җәза җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

«Татар-информ» элек 25 октябрьдә Кызыл Армия һәм Бистә урамнары киселешендә атыш булганын хәбәр иткән иде. Казанда яшәүче 30 яшьлек ир-ат утлы коралдан алган яралар белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар конфликтта сигез автомобильдә 20гә якын кеше катнашуын ачыклый. Тикшерү барышында 14 кеше тоткарлана, калган катнашучыларның урыны билгеләнгән.

Фото: МВД по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев