Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкның берсендә әздән генә мунча янмый кала

    24 октябрьдә Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкларның берсендә мичне якканда артык кыздыру һәм карараучысыз калдыру сәбәпле әздән генә тагын бер мунча янмый кала. Күңелсез хәл 15.00 сәгатьләр тирәсендә була.

    Реклама

    Тикшерү алып барыла. Янгыннарның ешаюын күздә тотып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарны ягу мичләре, электр приборлары белән эш иткәндә аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын сорый. Фотоларга карагыз һәм тиешле нәтиҗә ясагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәсәгез, сезнең мунча да шундый хәлгә калырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: