Татарстан юлында коточкыч фаҗига булган [+фото]
Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлында коточкыч фаҗига булган [+фото]

Бүген иртән республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га.

Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше –  машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

 


Нет комментариев