Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында булган.

Татарстанның М7 трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.20 сәгатьтә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында «Хайгер» автобусын идарә итүче 51 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыгып барган 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Фото: архив tatar-inform/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев