Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә

Уҗымнар Һәлак булудан 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы 1,4 млрд сумны расланган.

Татарстан уҗым культуралары һәлак булудан килгән зыянны кайтару буенча Россия Хөкүмәте карарын көтә. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта әйтте.

“Явым-төшем җитмәгәнлектән, язга 218 мең гектар көзге культуралар һәлак булган иде”, - диде министр. Уҗым мәйданнары барлыгы 577,6 мең гектар мәйданда игелгән.

Һәлак булган мәйданнар аркасында, 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы белән аның 1,4 млрд сумы расланган.

“Бүген аграрийлар өчен иминиятләштерү отышлы. Татарстанда 75,6 мең гектар уҗым культуралары иминиятләштерелгән (6 процент). Дәүләт агроиминиятләштерү буенча чыгымнарның 95 процентын компенсацияли”, - диде Марат Җәббаров. Ул бу мәсьәлә буенча министрлыкта аңлату эшләре үткәрелүен әйтте.

“Һава торышы яхшы булуын көтәбез. Чәчкән орлыклар яхшы шытып чыкты”, - диде министр.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев