Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда балалар арасында үлүчеләр саны арта

Татарстанда 80 бала үлә.

Идел буе федераль округында республика бу рейтингта икенче урынны алды. Анда агымдагы ел башыннан 80 сабый вафат булды. Шул ук вакытта бер елга кадәр һәлак булган 122 бала белән Башкортстан лидер. Беренче өчлектә 70 үлем очрагы белән Түбән Новгород өлкәсе дә бар.

Соңгы атнада Татарстанда берьюлы берничә сабый үлде. Әйтик, 9 августта Чаллыда 34 яшьлек ана үзенең алты айлык баласын караватта үле килеш тапкан. Шул ук көнне Казанда 26 яшьлек ана су коендырган вакытта өч атналык улын идәнгә төшереп җибәрә. Сабый вафат була. Берничә көннән элек Татарстанның Тукай районында яшәүче ханым өч айлык кызын үле тапкан. Моңа кадәр Казанда тугыз айлык сабыйны кыйнаганнар иде. Аны кибеткә киткән арада әнисенең танышы үтергәнче кыйнаган.

Фото: pixabay.com

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев