Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда үгез хуҗасын сөзеп үтергән

Фаҗига бер көн элек Кече Талкыш авылында килеп чыккан.

Чистай районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза.

Фаҗига 31 июльдә Кече Талкыш авылында килеп чыккан. Үгез 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, исерек хәлдәге ир-ат койманы ватып чыгарга омтылган үгезне күсәк белән тынычландырырга дип аранга кергән. Әмма аның бу уе фаҗига белән тәмамланган. Ярсыган үгез ир-атны коймага китереп кыскан һәм сөзеп үтергән.

Хәзерге вакытта үгезнең ир-атка һөҗүм итүенә бәйле факт буенча тикшерү үткәрелә. 

Фото: chistopol-rt.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев