Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашында авария булган

Бүген республиканың Питрәч районында килеп чыккан юл һәлакәтендә «Митсубиси» шоферы зыян күргән.

Татарстанның Питрәч районында «Митсубиси» һәм «Лексус» автомобильләре, шулай ук «Скания» йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария урыныннан видео урнаштырган.

Видеокадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә ике җиңел автомобильгә дә җитди зыян килгән. «Митсубиси» тимер өеменә охшап калган. «Лексус»ның арткы өлеше, шулай ук уң як пассажир ишеге ватылган.

Юл һәлакәтендә «Митсубиси» шоферы зыян күргән. Авариянең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана.


 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев